Гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләрендә «Россия юристлары ассоциациясе» әгъзалары консультация бирә

2007 елның 17 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры, «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узган матбугат конференциясендә катнашты.
Сүз Татарстан Республикасында «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының федераль округларда халыкның хокукый культурасын үстерү буенча максатчан программасы”н гамәлгә ашыру турында барды. Моның белән бәйле Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор, «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Суд департаменты идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Казан дәүләт университеты һәм «ТИСБИ» идарә академиясе арасында хезмәттәшлек һәм багланышлар турында килешү төзелде.
Татарстан Республикасында Россия юристлары ассоциациясе эшчәнлеге кысаларында 2007 елның августыннан бирле Татарстанда 11 Гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәге эшли, аларның 9ы Казанда, 1се Чаллыда һәм 1се Түбән Камада. Бүгенге көннән башлап һәр дүшәмбе саен Үзәкләрдә Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары – ТР Юстиция министрлыгы белгечләре һәм җәмәгать судьялары аппараты консультантлары кабул итүләр алып барачак.
Консультация бирү түләүсез үткәрелә. Үзәкләрнең эшчәнлеге берничә юнәлештә башкарыла: гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча телдән консультация бирү, гражданнарның язма мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү. 2008 елның гыйнварыннан “ышаныч телефоны”н оештыру, шулай ук юридик белемнәрне пропогандалау буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International