Татарстан Республикасында коррупциягә каршы пропагандалауның торышы турында
2007 елның 18 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның республика советы утырышы эшендә катнашты, анда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы пропагандалауның торышы турында мәсьәлә тикшерелде.
Утырышта Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры М.Я.Моратов җиткергән мәгълүмат тыңланды. Совет әгъзалары билгеләп үткәнчә, коррупциягә каршы пропагандалауны оештыру буенча Агентлык җитәкчелеге күргән чаралар җитәрлек түгел һәм алга таба камилләштерүне таләп итәләр.
Республика Советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, Совет рәисе Ю.З.Камалтынов алып барды.