Юстиция министры М.М.Кормановның Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә чыгышы
2007 елның 18 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары урынбасарларының квалификацияләрен күтәрү буенча дәресләрдә чыгыш ясады.
Мидхәт Мәзгутович семинар тыңлаучыларына сайлау кампанияләрен хокукый тәэмин итү турында сөйләде, аеруча сайлау законнарындагы үзгәрешләргә һәм сайлау кампаниясенең үзенчәлекләренә игътибар итте, шулай ук республикадагы һәм гомумән алганда илдәге иҗтимагый-сәяси хәл турында сөйләде.
Шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары урынбасарлары өчен дәресләрдә шулай ук Татарстан Республикасы ҮСК рәисе А.А.Фомин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары Б.Х.Зиннуров, ТР икътисад министрының беренче урынбасары – ИСТҮ директоры А.Н.Кудрявцева, ТР Президенты Аппаратының, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре чыгыш ясадылар.