Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов эш киңәшмәсе үткәрде, анда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы төп норматив хокукый актларының татар телендә электрон китапханәсен төзү турында мәсьәлә каралды.
Сүз 2007 елның 12 февралендәге 192-Р номерлы ТР Министрлар Кабинеты карарын үтәү турында барды, аның нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы төп норматив хокукый актларының татар телендә электрон китапханәсен эшләү, төзү һәм гамәлдә булуын тәэмин итү йөкләнгән.