Сочида Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бөтенроссия конференциясе

2007 елның 19 сентябре, чәршәмбе
2007 елның 11-15 сентябрендә Сочи шәһәрендә VI Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бөтенроссия конференциясе узды. Аны Россия Федерациясе Иминлек Советы Аппараты, РФ Техник һәм экспорт контроле буенча федераль хезмәт, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте, Мәгълүмати Системалар Академиясе оештырдылар.
Россиянең Кара диңгез ярында 400гә якын белгеч - мәгълүмати куркынычсызлык базары вәкилләре очрашты. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын россия форумында Министрлыкта мәгълүмати куркынычсызлык өчен җаваплы, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютерлар системалары бүлегенең әйдәүче белгече В.В.Попов тәкъдим итте.
Конференциядә фикер алышынган тема буенча дәүләт җайга салуы проблемалары, норматив-хокукый җайга салу мәсьәләләре һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсен үстерү стратегиясе турында сөйләштеләр. РФ дәүләт ведомстволарында һәм коммерциячел оешмаларында мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре, банка өлкәсендә ИБ стандартлары, шулай ук мәгълүматны техник яклау өлкәсендә белгечләр әзерләү мәсьәләләре күтәрелде.
Конференция эшенең беренче көнендә пленар утырышта сәламләү чыгышлары белән бергә 10нан артык доклад яңгырады, аларда мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләрен дәүләт җайга салуы өлкәсендәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары яктыртылды. Калган ике көндә конференциядә катнашучылар секцияләргә бүленеп эшләделәр: 9 секция утырышы булды, алар кысаларында фикер алышынган тема буенча 80нән артык доклад тыңланды.
Конференция тәмамланганнан соң белгечләргә “Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү” темасы буенча административ челтәр һәм мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләре буенча әзерлек үтүләрен таныклаучы сертификатлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International