Җирле үзидарә органнары җитәкчеләре өчен семинар

2007 елның 19 сентябре, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары - Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе тыңлаучылары өчен семинар булды, аның эшендә ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков катнашты.
Дәресләр “түгәрәк өстәл” рәвешендә үтте һәм Татарстан Республикасында муниципаль реформаны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә һәм өстенлекләренә багышланган иде, аерым алганда ҖҮИ органнарыныкы булган җир, күчемсез милек, җирле бюджетны формалаштыру, муниципаль хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Семинарда катнашучылар алдында “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы – республика дәүләт хакимиятенең иң югары вәкиллекле, закон чыгаручы органы” дигән доклад белән Дәүләт Советы Секретаре В.Н. Липужина чыгыш ясады.
Семинар дәресләрдә шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.С. Федоров, ТР Министрлар Кабинетының дәүләт хакимиятенең һәм җирле үзидарәнең башкарма органнары багланышларын оештыру бүлеге җитәкчесе А.Г. Исхаков, ТР финанс министры урынбасары Р.Х. Сөләйманов, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары И.С.Хәйруллов, Федераль теркәүгә алу хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы В.А.Бушков һәм ТР Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International