Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында

2007 елның 19 сентябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, аның эшендә ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков катнашты.
Комитет утырышында “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында”, “Муниципаль берәмлекләргә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен дәүләт матди ресурслары һәм дәүләт субсидияләре бирү турында”,  “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында”, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”, “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” һәм башка Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле Татарстан Республикасы законнары проектлары тикшерелде.
Барлыгы җиде закон проекты карап тикшерелде, алар турында фикер алышуда министры урынбасары А.А.Ощепков катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International