Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Сергей Николаевич көн тәртибендәге беренче мәсьәлә турында фикер алышуда актив катнашты, ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Татарстан Республикасының хуҗалык итүче субъектлары тулай торакларында даими яшәүче гражданнар проблемаларын өйрәнү һәм тәкъдимнәр әзерләү турында” карарын үтәүгә багышланган иде.
Алга таба Комитет утырышында үзгәрешләр кертелү белән бәйле “РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында”, “Россия Федерациясендә махсус икътисадый зоналар турында” ФЗга үзгәрешләр кертү хакында” һәм башка федераль һәм республика законнары проектлары турында фикер алышынды. Барлыгы Комитет утырышында 14 закон проекты һәм башка мәсьәләләр карап тикшерелде.