Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд эшчәнлеге алып бара һәм гражданнарны кабул итә алсын өчен тиешле шартлар тудыру мәсьәләсенә багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында ясаган чыгышында җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре һәм үзләренең бозылган хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итүчеләр өчен тиешле эш шартлары тудыру мәсьәләсе елдан ел әһәмиятлерәк була баруын ассызыклады.
Суд эшчәнлегенең файдалана алырлык булуын тәэмин итү һәм аны халыкка якынайту максатларыннан Юстиция министрлыгы ТР Министрлар Кабинетының, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының турыдан-туры ярдәме белән районнар һәм шәһәрләр башлыклары белән бергә ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышыннан соң 3 ай эчендә республиканың өч районында җәмәгать судьялары суд участокларын урнаштыру өчен биналар бүлеп бирде.
ТР Юстиция министрлыгы алдында торган бурычларның берсе - җәмәгать судьялары суд участоклары биналарын тиешле хәлдә тоту. Бу бурычны хәл итү суд участоклары урыннарында һәм биналарында даими рәвештә тиешле ремонт эшләре алып бару белән бәйле.
Бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан беренче ярты елда бер миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, аңа эчке гомумтөзелеш, электр монтажлау эшләре башкарылган, республиканың шәһәр һәм районнарында 12 суд участогының, шул исәптән Казанда 7 участокның җылыту системасы, түбәсе ремонтланган.
“Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” ТР Законы нигезендә ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген матди-техник һәм финанс ягыннан тәэмин итү 2004 елның июленнән бирле алып барыла. Хәзерге вакытта канцелярия һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итү мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән, суд участокларына офис җиһазлары, элемтә һәм күбәйткеч техника урнаштырыла, җәмәгать судьялары аппараты суд участоклары өлешчә Интернет челтәренә тоташтырылган.