Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты утырышында

2007 елның 21 сентябре, җомга
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты утырышы булды, анда “Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларын сайлау турында” ТР Дәүләт Советы карары проекты һәм “Татарстан Республикасында суд участокларын һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын барлыкка китерү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алыштылар. Фикер алышуларда ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов катнашты.
Югарыда күрсәтелгән закон проекты “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьялары һәм суд участокларының гомуми саны турында” ФЗның 1 ст.на үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон нигезендә эшләнгән. Федераль закон Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары һәм аларга туры килә торган суд участоклары санын 14кә арттырып 182гә җиткерә.
Федераль законга үзгәрешләр кертү республиканың административ-территориаль берәмлекләрендәге суд участоклары санын регламентлаштыручы “Татарстан Республикасында суд участокларын һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын барлыкка китерү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертүгә китерә (1 нче укылыш).
Фикер алышулардан соң Комитет әгъзалары ТР Дәүләт Советы Президиумына закон проектын беренче укылышта карап тикшерү өчен Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International