ТР Юстиция министрлыгында урнаштырылган гражданнарны кабул итү тәртибе нигезендә кичә министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров шәхси кабул итү үткәрде. Кабул итүгә килгән граждан В.И.Юдинны банк законнары үсешенең киләчәге кызыксындырды, аерым алганда ул үз акчаларын озак вакытка саклауга салучыларның хокуклары яклануы белән кызыксына. Бүгенге көндә банкалар шактый еш кына берьяклы тәртиптә саклауга салынган акча буенча процент ставкаларын киметәләр, мөрәҗәгать итүче фикеренчә, бу – саклауга салучының банкның саклауга салу шартнамәсендә билгеләнгән керемне алуга законлы хокукларын боза.
Граждан В.И.Юдинга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан озак вакытка саклауга салулар буенча ставкаларны берьяклы үзгәртүне рөхсәт итмәячәк закон проекты беренче укылышта кабул ителүе турында аңлатылды.
Бу закон проектын “Банклар һәм банк эшчәнлеге турында” Федераль закон һәм Россия Федерациясе Граждан кодексы арасында булган каршылыкларны билгеләүче 1999 елның 23 февралендә кабул ителгән Россия Федерациясе Конституция Суды карары нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте эшләгән һәм Дәүләт Думасы каравына керткән.
Әлеге федераль закон кабул ителгәннән һәм көченә кергәннән соң, банкаларга үз акчаларын ышанып тапшырган гражданнар алар төзегән банкның саклауга салу шартнамәсе шартлары аларның рөхсәтеннән башка үзгәртелмәячәгенә ышана алалар.