Юстиция министры М.М.Кормановның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары алдында чыгышы

2007 елның 21 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары урынбасарларының квалификацияләрен күтәрү буенча дәресләрдә чыгыш ясады.
Җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларын укытуны Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ТР Президенты Аппараты белән берлектә оештырган. Лекцияләрнең тематикасы алда торган 2007-2008 елларның сайлау кампаниясе белән бәйле. Юстиция министры чыгышының темасы сайлау кампаниясен хокукый тәэмин итүгә багышланган иде.
Укучыларның икенче агымы дәресләре өч көн дәвам итеп, быелның 22 сентябрендә тәмамланачак.
Материалны сөйләүче лекторлар сыйфатында ТР Дәүләт Советы, ТР Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре җәлеп ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International