Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча комиссиясе утырышында

2007 елның 21 сентябре, җомга
Бүген Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча комиссиясе утырышы узды, аның эшендә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Комиссия әгъзалары дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә өлкәсендә, законлылык һәм хокук тәртибе өлкәсендә, социаль законнар өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эшче төркемнәр составларын расладылар.
ТР юстиция министры һәм аның урынбасарлары кайбер эшче төркемнәр составына аларның әгъзалары сыйфатында керделәр. Шулай ук Комиссиянең 2007 елның сентябрь – декабренә эш планы расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International