Саба муниципаль районында җирлекләрнең чикләрен үзгәртү турында

2007 елның 22 сентябре, шимбә
Кичә юстиция министры урынбасары - Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Саба муниципаль районында эш сәфәрендә булды, сәфәрнең максаты – территорияләр чикләрен үзгәртү буенча документлар әзерләү мәсьәләсендә хокукый ярдәм күрсәтү.
Саба муниципаль районы Башкарма комитетында муниципаль район башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов авыл җирлекләренең чикләрен үзгәртүне сораган җирлекләр башлыклары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында әлеге мәсьәлә буенча киңәшмә үткәрде.
Сүз ике авылны башка җирлек территориясенә кертү юлы белән Шәмәрдән һәм Эзмә авыл җирлекләре чикләрен үзгәртү турында барды. Чикләрнең әлеге үзгәреше җирле үзидарәне территориаль оештыруны оптимальләштерүгә һәм халык өчен уңайлы булсын өчен юнәлтелгән. Чикләрне мондый ук үзгәртүне Түбән Шытсу һәм Сатыш авыл җирлекләренә мөнәсәбәттә дә, соңгысы территориясенә ике авылны кертү юлы белән үткәрү зарур.
Хәзерге вакытта ТР Юстиция министрлыгында Буа муниципаль районында чикләрне үзгәртү буенча документлар тупланмасын әзерләү буенча шундый ук эш башкарылган һәм ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты Саба муниципаль районы органнарына районда җирлекләр чикләрен үзгәртү буенча эшләрне башлау өчен тиешле материаллар бирергә һәм хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International