Татарстан Министрлар Кабинеты Президиумы республика һәм җирле хакимият органнары хезмәттәшлеге турында фикер алышты

2007 елның 24 сентябре, дүшәмбе
Республиканың башкарма хакимият тармагының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек регламенты җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле гамәлгә ашырылмый. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Татарстан Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында әнә шундый карарга килделәр.
Киңәшмәгә шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика Муниципаль берәмлекләр советы әгъзалары, ТР министрлык, ведомство ьәм Татарстандагы федераль хакимият территориаль органнары идарәләре җитәкчеләре чакырылган иде.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов илдә яңа вәкаләтләр бирелгән муниципаль хакимият тармагы барлыкка килгәннән соң, республикада яңа оештырылган җирле үзидарә органнары эшчәнлеген җиңеләйтерлек законнар чыгару һәм аңлату эшләре башкарылды, дип билгеләп үтте. "Минем фикеремчә, без бер-беребез белән хәбәрләшәбез һәм хакимиятнең нәтиҗәлерәк эше өчен күбрәк хезмәттәшлеккә ирешәбез икән, бу начар алым түгел дип саныйм", -дигән фикерен җиткерде Премьер ьәм 2006 елның август аенда кабул ителгән ТР Президенты Указы нәкъ шуңа юнәлтелгән иде дип билгеләп үтте.
"Федераль, республика ьәм муниципаль хакимиятләргә бүлү - дөрес түгел, вәкаләтләрне чикләргә кирәк. Бу - бергә ьәм нәтиҗәле эшләргә тиешле бер үк хакимият", - дип өстәде Хөкүмәт башлыгы.
Төп докладчы -ТР юстиция министры Мидхәт Корманов алда аталган норматив-хокукый акт "систематаштырылган рәвештә дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары өчен хокукый нигез булдырды", бу муниципаль реформаны гамәлгә ашыруның беренчел этабында аеруча мөһим, дип искәртеп узды. Аның сүзләренә караганда, бүгенге киңәшмәгә кадәр ТР Финанс, Икътисад, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, Юстиция министрлыкларының, шулай ук федераль теркәү ьәм салым хезмәтләренең республика идарәләренең җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлегенең гамәли тәҗрибәсе җентекләп өйрәнеләгән. Указ белән расланган регламент хезмәттәшлекнең 14 төп формасын билгели: ТР хакимият органнары ьәм җирле үзидарә органнары, соңгылары үз вәкаләтләрен үтәгәндә, бер-берләренә үз компетенцияләрендә булган кадәр ярдәм итәргә, карарлар кабул иткәндә фикерләрне искә алырга, килештерелгән кадрлар сәясәте үткәрергә тиеш ьәм башкалар.
Министр үткәрелгән анализ барышында ачыкланган проблемаларны атап үтте. Төп проблема сыйфатында ул муниципалитетларга беркетелгән чыгым вәкаләтләрен җитәрлек дәрәҗәдә финанслар белән тәэмин итмәүне атады, бу җирлекләр дәрәҗәсендә аеруча кискен сизелә. "Акчаның булмавы кайбер вәкаләтнең җирлекләрнең хакимият органнары тарафыннан бөтенләй үтәлмәве яки тулы булмаган күләмдә гамәлгә ашырылуына китерә. Юлларны карап тоту, күперләр төзү ьәм ремонтлау кебек күп акча таләп итә торган вәкаләтләрдә акча ихтыяҗы булган бюджет мөмкинлекләреннән артып китә", -диде Мидхәт Корманов. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль район ьәм шәһәр окрулары дәрәҗәсендә эшләр әйбәтрәк тора, тик аларның бюджетларында республика бюджетыннан финанс ярдәме өлеше зуррак (уртача алганда 40 ьәм 10 процентка). Тулаем алганда, салым ьәм салым булмаган түләүләр артуга карамастан, муниципалитетларның үз табышлары өлеше артмый. Докладчы нәтиҗә ясаганча, алга таба бюджетара трансфертларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе республика ьәм муниципалитетларның финанс һәм икътисад органнары арасында хезмәттәшлекнең иң актуаль һәм киң соралган юнәлеше булып калачак.
Юстиция министрлыгы башлыгы докладының аерым өлеше милек мөнәсбәтләренә багышланган иде. 2006 елда республикада дәүләт милкен муниципаль милеккә тапшыру процессы тәмамланган диярлек - социаль-мәдәният өлкәсе, торак фондына хезмәт күрсәтү учреждениеләр эшчәнлеген гамәлгә ашырырга кирәкле биналар һәм корылмалар турында бара сүз. Милек вәкаләтләрен чикләү агымдагы елда тәмамлана: муниципалитетларга җирле дәрәҗәдәге автомобиль юллары, күперләр, гидротехник корылмалар Һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрен үзгәртеп корганда барлыкка килгән 75 дәүләт акционерлык җәмгыяте акцияләре тапшырыла. "Шул ук вакытта, тапшырылган милек муниципаль берәмлекләрнең нәтиҗәле үсеше өчен реаль икътисади нигез булмады әле, - дип шәрехләп үтте Мидхәт Корманов. - Еш кына, алар табыш та китерми, шулай ук җирле казнадан өстәмә финанслауда тәлап итә". Ул муниципалитетлар тарафыннан яңа алынган милекне теркәү белән бәйле тагын бер проблеманы билгеләде - бу капиталь объектларның техник паспортларын яңарту, моңа да бюджет акчалары каралмаган. "Минем фикеремчә, әлеге проблемаларны вакытлы ведомствоара эш комиссияләре оештыру юлы белән хәл итәргә була", -дип тәкъдим итте докладчы.
Утырыш азагында Мидхәт Корманов президиум әгъзалары указ тарафыннан каралган хакимитянең республика ьәм җирле органнары хезмәттәшлекнең барлык 14 юнәлешен дә гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат тыңлады, дип хәбәр итте. "Муниципалитетлар белән Финанс ьәм Җир ьәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыклары ныграк эшли", -дип билгеләп үтте ул. Җирле дәрәҗәдә квалификацияле идарәчеләр кытлыгы проблемасы турында аерым фикер алышынды. Бу бигрәк тә җирлекләрдә нык сизелә, аларның штатында юристлар һәм икътисадчылар гына түгел, ә югары белемле белгечләр бөтенләй юк.
 
Татар-информ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International