ТР Юстиция министрлыгында конкурс комиссиясе утырышы

2007 елның 24 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы булды.
ТРның Чистай муниципаль районы буенча шәһәр округлары һәм муниципаль районнар буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге консультанты вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурста 4 дәгъвачы катнашты. Заһидуллин Артур Валиәхмәт улы җиңү яулады.
ТРның Әтнә муниципаль районы буенча шәһәр округлары һәм муниципаль районнар буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 дәгъвачы катнашты. Кирилов Евгений Викторович җиңде.
Бер дәгъвачы авырып китү сәбәпле, ТРның Минзәлә муниципаль районы буенча шәһәр округлары һәм муниципаль районнар буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс 2007 елның 16 октябренә күчерелде.
Бу көнне шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы конкурс комиссиясенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратына вакантлы вазыйфалар биләп торуга конкурс белән сайлап алу буенча тагын бер утырышы булды.
Казан ш. Яңа Савин районы җәмәгать судьясы аппаратының 9 нчы суд участогының суд утырышы секретаре вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурста ике кеше катнашты. Дряхлова Елена Владиславовна җиңүче булды.
ТР Мамадыш районы җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире – 2 разрядтагы өлкән белгеч вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурста ике кеше катнашты, Шадрина Лариса Николаевна җиңде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International