Росрегистрация бакча кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерергә тәкдим итә

2007 елның 25 сентябре, сишәмбе
“Проблема бар, әмма без аны төп проблема дип санамыйбыз. Бүген Федерация субъектларының яртысында диярлек бу түләүне чикләүче законнар кабул ителмәгән һәм кайбер җирдә межалау 12-14 мең сум тора. Әлбәттә, бу кечкенә акча түгел”, - диде В.Васильев җомга көнне "Российская газета"да басылган интервьюсында.
Моның белән бергә ул “быел ук инде барлык субъектлар да мондый законнар кабул итәчәк” диде. Мәсәлән, аның сүзләренә караганда, иң кыйммәт түләү булган Мәскәү өлкәсендә быелгы җәйдә максималь бәяне бер сутыена 450 сум итеп билгеләделәр. “Кешеләр шундук игътибар иттеләр, гаризалар саны артты”, дип билгеләде В.Васильев.
Ул хәбәр иткәнчә, Росрегистрация Дәүләт Думасына документларны рәсмиләштерүне гадиләштерү тәкъдимен кертә һәм бу быелгы көзге сессиядә үк гамәлгә ашырылыр дип өметләнә.
“Аерым алганда, декларация формасын гадиләштерергә, мираска алу тәртибен тәгаенләргә, бу закон көче тәэсир итүче күчемсез милек объектларын төгәлрәк билгеләргә һәм бүтән төгәллекләрне кертергә тәкъдим итәбез”, - дип аңлатты В.Васильев.
 
 
Интерфакс агентлыгы материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International