ТР юстиция министры М.М.Корманов «Татарстан» радиосында туры эфирда

2007 елның 25 сентябре, сишәмбе
Массакүләм мәгълүмат чаралары инде язганча, быелның сентябрь аеннан ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре “Татарстан Республикасында Россия юристлары ассоциациясе” әгъзалары сыйфатында Казан шәһәрендә Россия Федерациясе гражданнарына социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләрендә гражданнарга бушлай хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халыкны кабул итүләр алып баралар.
Редакция чакыруы буенча бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов «Татарстан» радиосының туры эфирында радио тыңлаучылар белән очрашты. Мидхәт Мәзгутович Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы компетенциясе турында, безнең республикада Татарстан Республикасы Норматив хокукый актларының бердәм банкын төзү турында, татар телендә Электрон китапханә турында, җирле үзидарә органары белән эш турында, шулай ук үзе рәислек иткән “Татарстан Республикасында Россия юристлары ассоциациясе” эшчәнлеге турында сөйләде, радио тыңлаучылар сорауларына җавап бирде.
Министрга бирелгән сораулар, беренче чиратта, халыкның аз керемле катламы өчен бушлай юридик ярдәм алу, шулай ук торакны, җирне хосусыйлаштыру һәм үз көнкүреш проблемаларын хәл итү белән бәйле иде.
Туры эфирда вакыт чикләнгән булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үзенең minjust.tatar.ru адресында урнашкан сайтында махсус бүлек ача, анда Казан, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә Россия Федерациясе гражданнарына социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләренең адреслары күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International