Муниципаль районнарның финанс-бюджет палаталары вәкилләре белән киңәшмә

2007 елның 26 сентябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Алексеевск, Балык Бистәсе һәм Чистай муниципаль районнарының финанс-бюджет палаталары вәкилләре белән эш киңәшмәсе булды. Анда сүз яңа оешкан муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарының һәм 2006 елның 1 гыйнварына кадәр күрсәтелгән муниципаль районнар территорияләрендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашырган органнарның мөлкәти йөкләмәләре буенча бирү (бүлү) актларын раслау турында закон проектларын эшләп бетерү мәсьәләләре хакында барды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А. Ощепков алып барды.
Катнашучылар закон проектларын Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2004 елның 31 декабрендә кабул ителгән 903 номерлы карары белән расланган Җирле үзидарә органнарының мөлкәти йөкләмәләре буенча бирү (бүлү) актларын төзү кагыйдәләре таләпләре нигезендә эшләү турында сөйләштеләр.
Киңәшмәдә катнашучылар бу мәсьәләне хәл итүдә уртак фикергә килделәр һәм эшне тамамлау вакытын билгеләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International