Адвокатлар белән сату-алуның урынлы булмавын таныдылар

2007 елның 26 сентябре, чәршәмбе
Бу пәнҗешәмбегә, 27 сентябрьгә үзидарә органыны өчен иң югары яклаучы - Адвокатларның федераль палатасы советы утырышы билгеләнгән иде.
Фикер алышуларның төп темасы – билгеләнеше буенча юридик ярдәм күрсәтү. Бу мәсьәлә быелгы җәйдә шул кадәр кискенләште ки, хәтта бөтен суд-хокук системасы эшенә туктатылу куркынычы янады.
Искә төшерәбез, июньдә Икътисадый үсеш министрлыгының Социаль-икътисадый реформалар стратегиясе департаменты Федераль казначылыкка җибәргән хатында “адвокатлар хезмәт күрсәтүләренең” яңа тәртибен аңлата. Икътисадтан булган стратегияләр адвокатларга дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен таварлар китерүгә һәм хезмәт күрсәтүләргә заказлар урнаштыруны җайга салучы закон нигезендә эшләргә тәкъдим итә. Аерым алганда, адвокатларны вәкаләтле дәүләт органнары билгеләве буенча җинаять суд эшчәнлегендә катнашу өчен “адвокатлар хезмәт күрсәтүләренә заказ урнаштыру һәм алга таба дәүләт контрактын төзү белән конкур рәвешендә сатулар үткәрү юлы белән” җәлеп итергә.
Мондый күрсәтмәле хатны алганнан соң  адвокатлар шок хәлендә калды.
Төбәкләрдә аларга эшләре өчен түләүдән һәм түләүле эшләр кабул итүдән туктадылар. Адвокатларның федераль палатасы Президенты Евгений Семеняко хат белән Герман Грефка мөрәҗәгать итте һәм әлеге документны Конституциягә каршы килүче буларак кичекмәстән кире кагарга сорады. Билгеле булганча, илнең Төп законы нигезендә дәүләт авыр хәлдә калган һәр гражданга кулга алыну, сак астына ябылу һәм гаепкә тартылу вакытыннан алып адвокат ярдәменнән файдалану хокукы бирә. Законда турыдан-туры күрсәтелгәнчә, гражданны җинаять суд эшчәнлегендә бары тик адвокаттан башка беркем дә яклый алмый.
Һәр кешенең дә үзенә адвокат ялларга мөмкинлеге юк. Шуңа күрә аз керемлеләр өчен законда билгеләнү буенча яклау билгеләнгән. Адвокатлар палатасы үз әгъзаларының берсенә шундый кешене бушка якларга дигән йөкләмә бирә. Бу вакытта адвокатның үзенә федераль бюджет хисабына беркадәр сумма түләнә. Мондый тәртип Җинаять-процессуаль кодекста, ә түләүнең зурлыгы – хөкүмәтнең масус карары белән билгеләнгән.
Моннан тыш, Семянко үз хатында искә төшергәнчә, адвокат хезмәт күрсәтми, квалификацияле юридик ярдәм күрсәтә. Бу эшчәнлек эшкуарлык эшчәнлегенә карамый, димәк, аның буенча сату-алулар үткә рөхсәт ителми. Әгәр кичектергесез чаралар күрелмәсә, хокук саклау һәм суд органнарының тулысынча таркалуы килеп чыгарга мөмкин. Адвокаттан башка кулга алырга да, гаеп белдерергә дә, эшне судта карага да ярамый бит.
Һәм менә хәзер адвокатлар җиңел сулый ала,бергем дә аларны сату-алуларга җибәрмәячәк.
Икътисадый үсеш министрлыгы үзенең күрсәтмәсен кире какты, шикләнелүче яки гаепләнүче файдасына юридик ярдәмне дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен хезмәт күрсәтүләргә кертеп карау мөмкин булмавын таныды.
Товарлар китерүне җайга салучы закон нигезләмәләре бу очракта файдаланыла алмый. Шул ук вакытта икътисадый үсеш министры урынбасары А.В.Попова имзалаган хатта күрсәтелгәнчә, адвокат Россия Федерациясе, Федерация субъектлары, муниципаль берәмлекләр, дәүләт һәм муниципаль заказчылар мәнфәгатьләрен яклауга җәлеп ителгән очракта, ул барыбер конкурс процедурасы аша үтәргә тиеш булачак.
Адвокатураның хакимият белән мөнәсәбәтләрендә тагын бер авырткан җир бар. Яңа закон нигезендә урыннарда Росрегистрация органнары җитәкчеләре адвокатлардан финанс эшчәнлекләре турында тулы хисап, шул исәптән алар яклаган кешеләрнең керемнәренең шикле чыганаклары турында мәгълүматны дә кертеп, таләп итәләр. Адвокатлар моңсу шаярта: тагын солдатларча, ирекле укчыларны иртәнге тикшерүгә тезеп, акча янчыкларындагы акчаларын һәм уйларының чисталыгын тикшерәсе килә.
Граждан җәмгыяте институтлары һәм хокуклар өчен шөбһәләнү шушы көннәрдә үзәк Адвокат йортында үткән адвокатлар җыелышында чагылды. Рәсми рәвештә, яклаучылар танылган адвокат Гасан Мирзоевның яңа китабын тәкъдир итүгә җыелдылар. Китап дәүләтнең хокук саклау эшчәнлегенә һәм иҗтимагый контроль мәсьәләләренә багышланган. Шуңа күрә сүз дә кешенең һәм гражданның яклануы мәсьәләләре тирәсендә барды.
Гасан Мирзоев – Россия адвокатлары гильдиясе президенты, Россия адвокатура академиясен җитәкли, юридик фәннәр докторы, профессор, Россиянең атказанган юристы. Иҗтимагый даирәдә дә танылу алган: Дәүләт Думасы депутаты булган, хәзер РФ Президентының Суд эшчәнлеген камилләштерү советы составына керә һәм РФ Җәмәгать палатасында кече комиссияләрнең берсен җитәкли. Шуңа күрә аның бәяләмәләре игътибарга лаек. Танылган яклаучы фикеренчә, чиновникларның башбаштаклыгы үсеше һәм хокук саклау органнарының халыктан ераклашуы сизелә. Адвокат әйтүенчә әлеге хәлдән чыгу юлы – чиновниклар өстеннән иҗтимагый контрольне торгызуда.
 «Российская газета»- Федераль чыгарылыш, 25.09.2007елдагы 4475 номер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International