Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
ТР Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Программаны үтәү мәсьәләсе турында фикер алыштылар
2007 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
2006-2008 елларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Программаны үтәү барышы турында мәсьәләне бүген Министрлыкның ачык утырышында тикшерделәр. Төп доклад белән Министрлыкның эшләр идарәчесе С.А.Брусов чыгыш ясады. Ул Юстиция министрлыгында Программаның үтәлеше буенча эшчнең куелышы, шулай ук Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика программасы буенча Министрлык вәкаләтләре турында сөйләде.
Үз чыгышында С.А.Брусов билгеләп үткәнчә, Министрлыкта Министрлык аппаратында, дәүләт контораларында, җәмәгать судьялары аппаратында, Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментында коррупциячел хокук бозуларны кисәтү вазыйфалары бирелгән җаваплы кешеләр билгеләнгән, алар ТР Президентының Дәүләт хезмәте институтында укып кайтканнар.
Программаның күрсәтмә материаллар урнаштыру турындагы таләпләрен үтәп, Министрлык фойесында “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәте” мәгълүмати стенды урнаштырылган, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру бүлеге белән берлектә норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча семинар оештырылган.
Үз учреждениеләрендә норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы затларга ярдәм йөзеннән “Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча методик материаллар җыентыгы” бастырылган.
Министрлыкка керүче норматив хокукый актлар проектларының коррупциячеллек предметына, вәкаләтләрне кабатлауларына экспертиза үткәрү буенча закон проектлары белән эшләү бүлеге эше билгеләп үтелде.
2007 елның беренче яртысында бүлек белгечләре Министрлыкка хокукый экспертизага кергән 16 норматив хокукый акт проектында коррупциячеллек билгеләре тапкан. Министрлыклар һәм ведомстволар белгечләренә ярдәмгә законнар һәм бүтән норматив хокукый актлар проектларына коррупциячеллек предметына экспертиза үткәрү буенча методик тәкъдимнәр эшләнгән.
1991-2007 елларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына коррупциячеллеккә анализ үткәрелгән һәм коррупциячеллек билгеләре булган 1991-2007 елларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары исемлеге әзерләнгән.
Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларына
һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибе расланган.
Министрлык актларына, шулай ук Юстиция министрлыгына дәүләт теркәвенә алу өчен керүче Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларына аларның коррупциячеллек предметына коррупциягә каршы экспертизаны шулай ук Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге үткәрә.
2006 елда һәм 2007 елның беренче яртысында дәүләт теркәвенә алырга 175 ведомство норматив хокукый акты кергән, әмма коррупциячел характердагы нормалар табылмаган.
Докладчы “Дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә башкарылучы вакантлы вазыйфаларга кабул итүгә мөнәсәбәттә кадрлар хезмәтенең эшен, шулай ук Министрлыкның Сатып алулар буенча Бердәм комиссиясе эшен оештырудагы ачыклыкны билгеләп үтте.
Докладта гражданнарның хокукый культурасын күтәрү буенча эшчәнлек чагылыш тапты: коррупциягә аршы сәясәт буенча материаллар “Хокук һәм хәят” журналының “Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе” рубрикасында, Татарстан Республикасының рәсми серверында, мәгълүмат агентлыклары язмаларында басылалар һәм ММЧда коррупциячел күренешләргә каршы көрәш мәсьәләре буенча материаллар һәм Министрлык җитәкчеләре белән әңгәмәләр даими дөнья күрә.
Юстиция министрлыгы казанышларының берсе – Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкының электрон версиясен урнаштыру, бу, үз чиратында, хакимиятнең башкарма һәм закон чыгару органнары, җирле үзидарә органнары эшендә ачыклыкны тәэмин итә һәм Интернетка чыгу мөмкинлеге булган барлык гражданнарга һәм юридик затларга Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкында урнаштырылган документларны оператив карау мөмкинлеге бирә.
Эшчәнлекнең ачыклыгын тәэмин итү максатыннан Министрлыкта дәүләт хакимияте органнарының электрон документ әйләнеше бердәм ведомствоара системасы һәм эш документациясенең үтүен һәм җитәкчелек һәм үтәүчеләр тарафыннан файдалануын контрольдә тотуга мөмкинлек бирүче “Инетрнет-кабул итү” системасы кертелгән. “Инетрнет-кабул итү” гражданнарның үз конституциячел хокукларын гамәлгә ашыру өчен мәгълүмат, шул исәптән дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге турында белешмәләр алу мөмкинлеген киңәйтте.
Коллегиядә чыгыш ясаган ТР Дәүләт советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җ.Г.Яһүдин Министрлыкның ТР Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Программаны үтәү буенча эшчәнлегенә уңай бәя бирде, Министрлык белгечләренең башка ведомстволарга үз программаларын эшләүдә, шулай ук норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәрен билгеләп үтте.
Коллегия утырышында министр урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов һәм Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе урынбасары И.Х.Миңнегулов чыгыш ясадылар.
Мәсьәләләр турында фикер алышуларда ТР Президенты Аппаратының Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге, ТР Министрлар Кабинеты Апаратының Хокук идарәсенең җаваплы хезмәткәрләре катнаштылар.
Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Рөстәм Заһидуллин ТР Рәисенең Мьянма делегациясе белән очрашуында катнашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мьянма финанс һәм керемнәр министры Кан Зо әфәнде һәм Мьянма сәнәгать һәм кече һәм урта бизнесны үстерү министры Чарли Тан әфәнде белән очрашты. Очрашу “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форум кысаларында узды. Анда шулай ук республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
14
май, 2026 ел
Юстиция министрлыгының аттестация комиссиясе Казанның җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен бәяләде
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестация комиссиясе утырышы булды.
Юстиция министрлыгы тарафыннан Тәтеш районында нормалар иҗат итү эшчәнлеге өйрәнелде
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Тәтеш муниципаль районына күчмә чара оештырды.
13
май, 2026 ел
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы һәм Юстиция министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә чатларында яңа мошенниклык схемасы турында кисәтә
Җинаятьчеләр “чатларны күчерү” схемасын хәрбиләрнең туганнарының шәхси мәгълүматларын урлау өчен җайлаштырган. Һөҗүм механизмы түбәндәгечә: гаиләләр хәбәрсез югалган яки озак элемтәгә чыкмаган туганнарын эзли торган ябык чатларда төркемне ашыгыч рәвештә “күчерү” турында постлар барлыкка килә. Сәбәп дип техник өзеклекләрне атыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз