ТР Юстиция министрлыгының Бердәм комиссиясе утырышы

2007 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының Бердәм комиссиясе утырышы булды, анда Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында квалификация күтәрү курсларында уку дәверендә җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең кунакханәдә яшәүләрен бәяләү турында мәсьәлә карап тикшерелде.
Хезмәт күрсәтүче буларак Казан дәүләт циркы кунакханәсе танылды.  
Чираттагы итеп 215 350 сумга төзелгән дәүләт контракты таләпләрен үтәмәгән «АлсуСтройПлюс» ҖЧҖ белән (Алабуга районы җәмәгать судьялары бинасын ремонтлау) дәүләт контрактын өзү турында мәсьәлә каралды. Бердәм комиссия дәүләт контрактын өзәргә һәм 64605 сумга өстәмә килешү төзергә дигән карар кабул итте, чөнки нәкъ шул кадәр суммага эшләр башкарылган булган. Контрактны өзү суммасы 150745 сум тәшкил итте.
Министрлыкның Бердәм комиссиясе утырышында 2007 елның 4 кварталына җәмәгать судьялары ихтыяҗлары өчен сатып алулар планы расланды. Сатып алуларның гомуми күләме 1,5млн. сум тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International