Штрафларны түләмәү йөртүчеләргә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу белән яный

2007 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
Штрафларны түләмәгән өчен йөртүчеләр 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынырга мөмкиннәр, дип хәбәр итә РФ Федераль суд приставлары хезмәте.“Йөртүчеләрнең утыз көн эчендә ЮХИДИ органнары салган штрафларны түләмәве билгеле булганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге затны РФ АПКның 1 өлеш 20.25 статьясы тәртибендә җаваплылыкка тарту турында мәсьәләне карап тикшерергә тиеш.
 Административ штрафны үз вакытында түләмәү ике тапкыр артыграк зурлыкта штраф салуга яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга китерә”, - дип аңлатыла ФСПХ пресс-релизында.
Хезмәт мәгълүматларына караганда, узган елда суд приставлары тарафыннан мәҗбүри үтәтүгә штраф салу буенча 11,2 миллион карар килгән. Бу вакытта аларның 80%ы (тугыз миллионнан артык) Дәүләт автоинспекциясе карарлары. Кагыйдә буларак, түләтелә торган штрафларның суммасы йөз сумнан артык китми.

РИА Новости материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International