Биектау районында Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы

2007 елның 28 сентябре, җомга
Бүген Биектау муниципаль районында Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе “Дача амнистициясе турында” 93-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышын үткәрде. Утырышта Ведомствоара эшче төркем әгъзасы, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М.Аверьянова катнашты.
Эшче төркем әгъзалары бакчачылык өчен бирелгән җир кишәрлекләренә һәм аларда урнашкан объектларга хокукларны дәүләт теркәвенә алганда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, федераль дәүләт хакимияте территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышларының нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Утырышны Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Г.А.Абдрахманова алып барды. Фикер алышуда Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Ю.С.Садриев, Федераль күчемсез милек объектлары кадастры агентлыгының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары О.В.Аввакумов, шулай ук Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Югары Ослан һәм Питрәч муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International