ФАХ һәм Росхезмәт газета белдерүләрендә дискриминацияне тыячак

2007 елның 29 сентябре, шимбә
Антимонополь хезмәт һәм Росхезмәт вакансияләр турында белдерүләр биргәндә яшьне, җенесне, яшәү урынын һәм гражданлыкны күрсәтүне тыю механизмнарын эшлиләр, чөнки алар “дискриминация характеры”нда.
Росхезмәт башлыгы урынбасары Андрей Селиванов белдергәнчә, хәзер Конституция һәм Хезмәт кодексы дискриминацияне тыя. “Реклама турында” законны бозучыларга аерым очракларда 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Аналитиклар мәгълүматларына караганда, вакансияләр турында белдерүләрнең уртача Россия буенча 44%ы һәм Мәскәү буенча 60%ка якыны дискриминацияләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International