Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылышының 33 нче утырышында катнашты, анда “2007 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты карап тикшерелде.
Закон проекты федераль бюджеттан кергән өстәмә чаралар, шулай ук быелның 1 гыйнварына бюджет чараларының ирекле калдыкларын бүлү белән бәйле әзерләнде.
Көн тәртибенә барлыгы 115 мәсьәлә кертелгән иде, аларның 41е -республика законнары проектлары, шул исәптән, “Татарстан Республикасында суд участоклары һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын барлыкка китерү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (1 укылыш), “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (1 укылыш), “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” һәм башка ТР закон проектлары.
Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме белән Дәүләт Советы сессиясендә 5 ел вакытка җәмәгать судьялары итеп түбәндәгеләр сайланды: Казан шәһәренең Вахитов районы буенча (4 нче суд участогы) - Земфира Җамалетдинова, Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча (2 нче суд участогы) – Алексей Петров, Казан шәһәренең Яңа Савин районы буенча (6 нчы суд участогы) – Гөлнара Хәбирова.