Россиядә эшчеләрне яңача әзерләячәкләр

2007 елның 1 октябре, дүшәмбе
Россиядә башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүне яңарту башланды. Экспертлар: бу берничә ел эчендә югары квалификацияле эшчеләргә, ягъни “зәңгәр якалылар”га коточкыч кытлык проблемасын өлешчә булса да хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип уйлыйлар.
“Мәгариф” илкүләм проекты конкурсында җиңеп чыккан колледж һәм лицейларны тәмамлаучыларга йөз процентлы эшкә урнаштыру гарантияләнә. Бу хакта сүз “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган селектр киңәшмәсендә барды, аерым алганда, һөнәри белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Бер ел чамасы элек дәүләт колледжларга һәм лицейларларга инновацион проектлар бәйгесендә катнашырга тәкъдим итте. Җиңүчеләргә 30 миллион сумнан алып бүләкләү каралган иде. Дөрес, әлеге сумманы алу өчен уку йортлары төбәк бюджетының яки эш бирүчеләрнең моннан да ким булмаган финанс ярдәменә вәгъдәсен алырга тиеш иде. Сүз уңаенннан, бизнес белән тыгыз багланыш һәм уку программаларының аның ихтяҗларына юнәлүе – конкурста катнашуның төп шартларының берсе. Колледжлар белгечләрнең “стандарт җыелмасын” түгел, ә хәзерге вакытта яки якындагы ике-өч елда төбәк икътисадына иң кирәклеләрне чыгарырга тиеш.
Жюри каравына үз инновацион проектларын 266 уку йорты тәкъдим итте, аларның 76сы (22 төбәктән) җиңүче дип табылды. Иң күбе яңача “кадрлар чүкү”не Свердловск өлкәсе башкарачак – анда грантны җиде колледж һәм лицей алды. Башкала, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан 4әр җиңүчесе белән рейтингта икенче булып тора.
Программаны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан барлыгы 1 миллиард 800 миллион сум бүлеп бирелгән инде. Федераль акча җиһазлар алу өчен, ә төбәкләр һәм предприятиеләр акчасы аны урнаштыруга, педагогик кадрларның квалификациясен күтәрүгә, укыту-методика документациясен эшләүгә, шулай ук бинаны төзекләндерүгә тотылырга тиеш.
Шуны да искә алырга кирәк, уку йортларының эш бирүчеләр белән багланышлары бер-берсен финанслау белән генә чикләнергә тиеш түгел. Сүз комплекслы хезмәттәшлек турында бара. Беренче чиратта, предприятиеләр җитәкчеләренә уку-укытуның һөнәри стандартларын эшләүдә катнашу, белем бирү учреждениесенә нинди эшчеләрне, нинди күнекмәләр һәм квалификация белән әзерләргә тиешлекне әйтү тәкъдим ителә.
 Хәзер илдә әлеге стандартларны тану системасы эшләнә. Алар корпоратив (бер предприятие кысалары белән чикләнгән), тармак (аерым бер тармак эшчеләрен урнаштыра торган), федераль (гомум кабул ителгән) була ала. Мондый стандартларның һәр баскычына карата билгеле бер таләпләр булдырылырга тиеш. Бу чакта эш бирүче вәкилләре укучыларны, укытучыларны гамәли әзерләү белән генә шөгыльләнеп кенә калмыйча, яшь белгечләрне әзерләүнең сыйфатын бәяләүдә дә катнашырга тиеш.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бәйге машина төзелеше, металлургия, авиатөзелеш, автоматика, тау сәнәгате кебек югары технлогияле производстволар өчен, шулай ук илкүләм проектлар белән бәйле тармаклар: торак төзелеше, транспорт, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүгә игълан ителгән иде. Нәкъ менә әлеге өлкәләрдә хәзер эшче кулларга зур кытлык сизелә. Федераль миграция хезмәте мәгълүматларына караганда, нәкъ аларда гастарбайтерларның иң зур саны җәлеп ителә дә.
Росхезмәттә күп кенә төбәкләрдә проблема билгеле бер һөнәрләр һәм квалификация белгечләре җитешмәүдә түгел, ә эшче көчләрнең кыйммәтендә дип билгели. Шулай да эш бирүчеләр экскаваторщикларны яки агрономнарны шактый зур хезмәт хакына да (30 мең сумнан артык) табып булмау очраклары һаман саен ешрак күзәтелү белән дә килешәләр.
Торак һәм нефть-газ өлкәләрендә зур масштаблы төзелеш проектларының чит ил эшчеләреннән башка тормышка ашырылмавы сер түгел. Моның бер сәбәбе – югары квалификацияле россия белгечләрен табу мөмкин түгел. Һөнәри белем бирүгә яңача якын килү туган мәсьәләне хәл итүгә ярдәм итәр дип уйланыла.
Яңа система буенча укыту киләсе елдан башланачак. Эш бирүчеләр конкурста җиңеп чыккан колледж һәм лицейларны тәмамлаучыларга йөз процентлы эшкә урнаштыру гарантияләнә дип билгелиләр. Шунысы да мәгълүм, эш бирүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлектәге уку йортлары илкүләм проектта катнашмыйча да әзер яшь белгечләргә төгәл билгеле эш урыннарына эләгүне бүген үк тәэмин итәләр.
Шуны өстисе кала, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүнең 76 яңартылган учреждениесе белән генә эш чикләнмәячәк – колледжлар һәм лицейлар өчен  мондый охшаш конкурслар 2008-2009 елларда да булыр дип көтелә.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International