Юстиция министры М.М.Корманов Балык Бистәсе районында бәйрәм чараларында

2007 елның 1 октябре, дүшәмбе
Бүген өлкәннәр көне белән котлауны сугыш һәм хезмәт ветераннары гына түгел, ә предприятие, учреждение, хезмәтләр, ведомстволар һәм дәүләт идарәсе органнары ветераннары да кабул итә.
Бу уңайдан “Казан” ММҮдә тантаналы чара үтте, анда Халыкара өлкәннәр көне белән дәүләт хезмәте ветераннарын Татарстан Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов тәбрик итте.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Балык Бистәсе районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Бәйрәм тантаналарына районның ветераннары чакырылган иде. Әлеге бәйрәм кысаларында 50 ел бергә яшәгән һәм быел үзләренең “алтын туй”ларын билгеләп үтүче гаилә парларын хөрмәтләделәр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Мидхәт Мәзгутович районның барлык ветераннарын бәйрәм белән котлады һәм нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләкләрен тапшырды. Бәйрәм чараларында һәм ветераннар белән очрашуда шулай ук Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясе башлыгы Е.В.Лылов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International