Татарстан Республикасы Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең торышы турында

2007 елның 2 октябре, сишәмбе
Хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең торышын комплекслы тикшерү белән бәйле быелның сентябрендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркемнәре Татарстан Республикасы Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарына чыктылар.
ТР Юстиция министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, шулай ук Россия Федерациясе Федераль җәзалар үтәтү хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләреннән торган эшче төркем әгъзалары багланышлар һәм хокук бозуларны профилактикалауны оештыру; социаль профилактика, балигъ булмаганнар һәм яшьләр җинаятьчелеген профилактикалау, алкоголизм, наркомания таралуга каршы тору, элек җинаять кылган затлар белән эшләү; җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча чараларны тормышка ашыру мәсьәләләре өйрәнелде, шулай ук ведомство норматив актларын гамәлгә ашыру кысаларында профилактик чараларны оештыруны өйрәнделәр. Югарыда күрсәтелгән районнарның башкарма комитетларына районнардагы хәлләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, администртив комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшен бер елга планлаштыруны (перспектив планлаштыру), шулай ук һәр квартал саен планлаштыруны (агымдагы планлаштыру) алдан карарга тәкъдим ителде.
Балтач районында административ комиссия эшчәнлеген активлаштыру максатыннан комиссия рәисе вазыйфасын районның башкарма комитеты җитәкчесе Әхмәтов Ф.З. тарафыннан биләп торылу мәсьәләсе каралды.
“Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталаштыру һәм резервлау турында” 2006 елның 24 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә ике районда да 2008 елга җирле бюджет чаралары хисабына резервлана торган эш урыннарына билгеләнгән квоталары һәм саны нигезендә эш урыннары бирүче яки булдыручы һәм әлеге эш урыннарына инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыручы эш бирүчеләрне стимуллаштыруны карарга кирәк. Эшче төркем әгъзалары уку йортларының укучы яшьләр өчен хокук почмаклары төзү һәм урнаштыруда активлык күрсәтергә тәкъдим иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International