Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен “кайнар линияләр” телефоннары ачылды

2007 елның 2 октябре, сишәмбе
2007 елның 1 октябреннән Хәрби Көчләргә хезмәткә көзге чакырылу белән бәйле Мәскәүдә Генераль Хәрби Прокуратураның хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хокукый консультация бирү пунктлары эшли башлады. Консультацияне башкала халкы гына түгел, Россиянең барлык гражданнары да алырга мөмкин.
Прокурорлар иң тискәре сигналларга да җавап бирергә сүз бирә. Аралашуның мондый рәвеше өч ел дәвам итә һәм, хәрби юристлар карашынча, бик уңай нәтиҗәләр бирә. ГХП мәгълүматлары буенча, узган язгы чакырылыш барышында прокурорларга 3 меңгә якын шалтырату, телдән һәм язма мөрәҗәгать килгән.
Быел гына да хәрби прокурорлар тарафыннан хәрби комитетлар эшчәнлегендә 1,6 меңнән артык закон бозулар билгеле булган. 320дән артык вазыйфаи зат төрле төрдәге җаваплылыкка тартылган, хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре, чакырылыш һәм медицина комиссияләре әгъзалары эш урыннарыннан начар ният белән файдалану һәм ришвәтчелек фактлары буенча 43 җинаять эше кузгатылган.
Чакырылыш буенча сораулары булган һәркем түбәндәге адреслар һәм телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала:
ГХПның Үзәк консультация пункты – Мәскәү ш., Хользунов пер., 14 й., тел.(495) 244-52-75;
МХО Хәрби прокуратурасы - Мәскәү ш., Садовническая ур., 62 й., тел.(495) 950-76-23;
Мәскәү шәһәре хәрби прокуратурасы – Мәскәү ш., Хорошевское шоссе, 38 "Д" й., тел.(495) 693-79-48.

Баш Хәрби Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International