Шәхси куркынычсызлык бетерелә

2007 елның 2 октябре, сишәмбе
Сүз гамәлдәге бер төркем законнарга, шул исәптән Җинаять кодексына төзәтмәләр кертү турында бара. Алар барысы да дәүләтнеке булмаган куркынычсызлык хезмәте күрсәтү базарын контрольдә тотуны катгыйлаштыруга юнәлтелгән.
Әмма төп вакыйга бу түгел. Документ теләсә кайсы эре компания һәм банкта булган куркынычсызлык хезмәте дип атала торган хезмәтләрне законнан тыш дип игълан итә. Бетерелүгә шулай ук "Газпром" яки күптән түгел генә закон чыгаручылардан коралдан файдалану һәм аны куллану буенча преференция алган "Транснефть" кебек супергигантларның сак хезмәтләре дә дучар ителә. Аларга хәзер ведомстводан тыш сак яки ШСП йөзендә яңа саклаучылар эзләргә туры киләчәк.
Закон проектын төп эшләүчеләрнең берсе – ЭЭМ. Ул эш яшерен рәвештә алып барылды. Секьюритилар арасында инде күптән Рәшит Нургалиев ведомствосы ШСП һәм куркынычсызлык хезмәтләрен чистартырга җыена дигән имеш-мимешләр йөри иде.
Әлеге сүзләр үзләренең иң югары ноктасына җиткән саен, ЭЭМның лицензия-рөхсәт бирү идарәсе җитәкчелеге аларны кире кагып килде, күрәсең, шәхси сакчыларның нервыларын кызганудандыр. Шул ук вакытта дәүләтнеке булмаган куркынычсызлык структуралары вәкилләре берничә тапкыр күптән искергән сак законнарын камилләштерү буенча инициатива белән чыктылар. Сирәк очраклардан тыш, алар югарыда теләктәшлек тапмадылар.
Гаделлек өчен әйтеп үтәргә кирәк, куркынычсызлык хезмәтләренең хокукый статусы чынлап та тулысынча аңлашылмый иде. Моның өстенә “кесә көч структуралары” кайбер очракларда, йомшартып әйткәндә, аларга хас түгел вазыйфалар белән шөгыльләнделәр. Аларның, оста шпион оешмалары кебек, көндәшләре артыннан күзәтү, аларга компромат җыю һәм хәтта хокук саклау структураларына яшерен каршы торуны оештыру очраклары билгеле. Гәрчә мондый дәгъваларны милициянең үзенә дә белдерергә була, анда да шактый еш кына погонлы убырларны тоталар.
Икенче яктан караганда үз куркынычсызлык хезмәтләре компанияләргә аларның эшчәнлекләрен тулысынча контрольдә тотарга мөмкинлек бирә иде. Читтән чакырылган ШСПга караганда үз хезмәтеңә ышаныч та зуррак. Закон проекты бу проблеманы иң катгый ысул белән хәл итә. Ул гамәлдәге “РФда шәхси детектив һәм саклау эшчәнлеге турында” Законнан “куркынычсызлык хезмәте” дигән төшенчәне төшереп калдыра, бу автомат рәвештә мондый 3900 структураны законнан тыш итеп куя.
Әмма бу әле шәхси саклауга Рәшит Нургалиев ведомствосы әзерләгән сюрпризларның берсе генә. Үз вакытында милиция ведомстволары ШСПлардан аларның төп кораллары - ИЖ-71 пистолетын тартып алырга теләде. Бу секьюритилар арасында каршылык дулкыны китереп чыгарды. Ул вакыт ЭЭМ кире чигенде, әмма, күргәнебезчә, алга таба тагын да хәлиткечрәк адым ясар өчен. Проектта шәхси сак оешмаларын хезмәт коралын сатып алуга хокуктан бөтенләй мәхрүм итүче норма кертелгән. Хәзер ШСПлар аны бары тик “вакытлыча файдалануга” гына алырга мөмкин. Ә инде “көпшәләр”не сатып алучылар, ә бу 83 мең данә кыска көпшәле корал, аларны я сатырга (дөрес, кемгә икәне билгеле түгел), я үз ирекләре белән милициягә тапшырырга һәм алардан үз коралларын ук арендалауга алырга тиеш булалар.
Тагын бер төркем яңалыклар шәхси сак оешмаларына карата таләпләрне катгыйлаштыра. Иң беренче чиратта, ШСПларның устав капиталын күп тапкырга арттырып, 30 мең ХТМРга җиткезергә тәкъдим ителә. Бүгенге көндә бу 3 миллион сум. Сумманың яртысы “тере” акча белән булырга тиеш. Әгәр законга бу төзәтмә кертелсә, ШСПларның шактый күп өлеше бозлык чорындагы мамонтлар кебек кырылачак, чөнки аларның күпчелеге кече һәм урта предприятиеләр.
Бер яктан, бу начар да түгел кебек. Вак сак структуралары еш кына яртылаш яшерен тормыш рәвеше алап бара. Алар салымнар түләмиләр, демпинг алып баралар, теләсә нинди, шул исәптән ачыктан-ачык пычрак эшкә дә тотыналар. Шул ук вакытта ШСПны гамәлгә куючының барысы да диярлек кесәсеннән мондый сумманы чыгарып салырга сәләтле түгел, аеруча бай булмаган төбәкләрдә. Читтән инвестор җәлеп итү дә мөмкин булмаячак, чөнки закон проекты моны рөхсәт итми. ШСПны гамәлгә куючылар бары тик турыдан-туры саклау эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр генә була ала. Бу вакытта җитәкчеләрнең мәҗбүри юридик белемнәре булырга тиеш. Димәк, элеккеге хәрби отставкадагы, пенсиядә сак бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә юрфак студентлары белән парта артына утырырга туры киләчәк. Ә сакчылар 5 елга бер тапкыр махсус уку йортларында мәҗбүри әзерлек үтәчәкләр. Моннан тыш, алар барысы да, шулай ук шәхси детективлар да милициядә дактилоскопик теркәүгә алынырга тиеш булалар.
ЭЭМның лицензия-рөхсәт бирү идарәсе җитәкчелеге кайбер ШСПлар бары тик бердәнбер максат – бай коммерсантларны пистолетлар белән легаль коралландыру өчен төзелә дип борчыла иде. Законга тәкъдим ителә торган төзәтмәләр бу мәсьәләне хәл итәчәкләр. Алар сак структурасы белән шартнамә төзегән компаниянең хуҗасы яки хезмәткәре бер үк вакытта анда секьюрити булып исәпләнү очракларын чикли.
Ә ШСПлар рейдер басып алуларында һәм корпоратив сугышларда катнашмасын өчен аларга граждан-хокукый бәрелешләр үзәгендә булган объектларны саклауга шартнамә төзергә милиция белән килештергәннән соң гына рөхсәт итә.
Яңа закон проекты шулай ук закон бозган өчен шәхси сакчылар һәм детективларның җинаять җаваплылыгын катгыйландырырга тәкъдим итә. Мәсәлән: шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозган өчен бу закон проекты нигезендә 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителергән мөмкин. Законсыз рәвештә яшерен тыңлаган өчен - 4 елга утырту каралган.
Күренгәнчә, милиция ягыннан чираттагы шөрепләрне кысу зур тавыш китереп чыгарачак. Дәүләтнеке булмаган куркынычсызлык хезмәтләренең күпсанлы вәкилләре сугышсыз бирелер дип уйламыйбыз. Аларның инде бүген дә, үзләренең чит ил коллегалары белән чагыштырганда, хокуклары җитди рәвештә кысылган.
 
 "Российская газета" – 2007 елның 2 октябрендәге 4481 номерлы Федераль чыгарылыш
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International