Федераль максатчан программа суд залларына кытлыкны бетерәчәк
2007 елның 3 октябре, чәршәмбе
РФ Югары Суды әзерләгән судларның мәгълүмати ачыклыгы турында закон проекты Дәүләт Думасында. Яңа документның максаты – кешеләр өчен суд утырышлары залларыннан тулы мәгълүмат алу мөмкинлеген шактый киңәйтү.
Әмма закон, кабул ителүеннән соң, башка авырлык белән очрашырга ммөкин. Суд утырышлары залларына зур кытлык һәм аларның тәэмин ителеше мәгълүмати технологияләр кертү өчен зарур инфраструктура төзергә мөмкинлек бирми.
Яңа законны төп эшләүчеләрнең берсе, РФ Югары Суды рәисенең беренче урынбасары Владимир Радченко фикеренчә, бүгенге көндә бу иң катлаулы тема.
-Чит илдә булганда мин һәрвакытта да чит ил коллегаларыбызның нинди шартларда эшләве белән кызыксынам, - дип сөйләде “РГ” корреспондентына Владимир Радченко. – Анда һәрбер судьяга шактый яхшы гына суд утырышлары залы беркетелгән. Шунда ук, зур кызгану белән, бездә 10-12 судья эшләгән бинада иң күбе ике суд утырышы залы барлыгы искә төшә. Граждан эшләрен генә түгел, ә кайбер җинаять эшләрен дә судья кабинетларында карап тикшерергә туры килә. Бу суд процессының ачыклык принципларына турыдан-туры каршы килә, чөнки бар теләгән кешегә дә кечкенә кысан бүлмәдә урын табасы бик авыр.
Хәлне нигездән үзгәртүгә өметләрен Югары суд рәисе урынбасары РФ Хөкүмәте тарафыннан биш еллык Суд системасын үстерүнең федераль максатчан программасы кабул ителү белән бәйли. Ул судлар өчен йөзләрчә яңа биналар төзүне һәм реконструкцияләүне күздә тота.
Узган елда Россиядә җиде миллионнан артык граждан эшләре карап тикшерелгән. Ә моннан ун ел элек бу сан бер миллион иде. Судларга нигездә аерылышулар, алиментлар һәм шәхси милекне – җиһазлар, кирәк-яраклар, кыйммәтле әйберләрне бүлү белән бәйле мөрәҗәгать итәләр иде. Хәер башкачарак. Ир белән хатын арасында мөлкәтне бүлү турында граждан эшләренең берсе буенча, бәхәс объекты булып 300 миллион долларлык акцияләр торды. Һәм бу акцияләрнең кемгә булуыннан чыгып, акча суммасы гына түгел, ә эре металлургия предприятиесенең контроль пакеты язмышы да хәл ителде. Суд карары мондый очракларда ике бәхәсләшүченең генә түгел, ә унлаган, йөзләгән, ә кайчактта хәтта меңләгән кешеләрнең мәнфәгатьләренә кагыла.
Суд эшчәнлеге сайланулы булырга тиеш түгел. Димәк, инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, балигъ булмаганнар өчен аерым шартлар зарур. Катлаулы тема – ачык суд карап тикшерүенә ирекле керә алу зонасы, гражданнар судның нинди карар чыгаруын көтеп тора алган бүлмәләр булу. Шулай ук санитар бүлмәләре һәм җәмәгать туклануы урыннары кирәк.
Закон нигезендә җинаять һәм граждан эшләре буенча процесслар нигездә ачык булырга тиеш. Әгәр дә теге яки бу эш җәмгыятьтә зур игътибар җәлеп итә икән, кешеләр бу процесска эләгергә тырыша һәм теләүчеләр күп җыела. Аларның барысын да кая урнаштырырга?
Федераль максатчан программа Югар суд каршындагы гомуми юрисдикция судлары һәм суд департаменты биналарын төзүне, реконструкцияләүне яки сатып алуны күздә тота. Бу максатларга 26 миллиард сумга якын ачка бүлеп бирелә. Әлеге чаралар хисабына тәмамланмаган төзелеш объектлары кулланылышка тапшырылачак һәм проект-смета документациясе әзерләнгән яңа биналар төзеләчәк дип уйланыла. Болар барлыгы 100 яңа суд. Аларга өстәп тагын район һәм өлкә буынындагы судларны урнаштыру өчен 15 тән дә ким булмаган бина сатып алыначак. Бүгенге көндә 1424 суд мәйданын киңәйтүгә мохтаҗ, аларның 74е - өлкә буынындагы суд. Арбитраж судлар системасында инде төзелгән 24 бинаны кулланылышка кертү һәм тагын бишесен сатып алу каралган.