Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы уен биналары ачуга рөхсәтләр бирә

2007 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
2007 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 514 нче карары белән “Татарстан Республикасы территориясендә уен биналарын урнаштыру турында”ТР Законын гамәлгә ашыру буенча чаралар хакында” ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертелде.
Югарыда телгә алынган карар нигезендә уен биналарын ачуга рөхсәтләрне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бирә.
Карарда Татарстан Республикасы территориясендә уен биналары ачуга рөхсәтләр бирү тәртибе расланган, ә ТР территориясендә уен биналарын урнаштыру тәртибе яңа редакциядә бәян ителгән. Моннан тыш, ТР Юстиция министрлыгы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелгән, алар нигезендә Минюст Татарстан Республикасы территориясендә уен биналары ачуга рөхсәтләр бирә.
Җирле үзидарәнең тиешле органнары тарафыннан “Татарстан Республикасы территориясендә уен биналарын урнаштыру турында” 2006 елның 5 апрелендәге 25-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә уен биналарын урнаштыру өчен махсус билгеләнгән территорияләргә мөнәсәбәттә, аларның күрсәтелгән территорияләрдә “Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлекне дәүләт җайга салуы һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2006 елның 29 декабрендәге 244-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры килүенең гамәлдәге мөмкинлеген исәпкә алып, уен биналарын ачуга рөхсәтләрнең чик санын Казан шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Түбән Кама муниципаль районының “Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары тәкъдимнәре белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгели.
“Татарстан Республикасы территориясендә уен биналарын ачуга рөхсәтләр бирү тәртибе турында” ТР Министрлар Кабинеты карарын кабул итү өчен нигез булып комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлекне җайга салу турында законнарга кертелгән үзгәрешләр торды (“Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлекне дәүләт җайга салуы һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2006 елның 29 декабрендәге 244-ФЗ номерлы Федераль законны кабул итү, “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан уен биналары эшчәнлеген җайга салу турында” 2005 елның 14 октябрендәге 102-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын көчен югалткан дип тану).
Татарстан Республикасы территориясендә уен биналарын урнаштыруның гамәлдәге тәртибе белән чагыштырганда Татарстан Республикасы территориясендә уен биналарын ачуга рөхсәтләр бирү тәртибе Казан шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Түбән Кама муниципаль районының “Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарына уен биналарын “Татарстан Республикасы территориясендә уен биналарын урнаштыру турында” ТР Законы нигезендә махсус бирелгән территорияләр кысаларында урнаштыру процессында катнашу өчен киң мөмкинлекләр ача.
Моннан тыш, Рөхсәтләр бирү тәртибенә уен биналарын оештыручылар тарафыннан “Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлекне дәүләт җайга салуы һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2006 елның 29 декабрендәге 244-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән уен биналарына таләпләрне үтәүне стимуллаштыруга юнәлтелгән нормалар кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International