Муниципаль берәмлекләр советлары ТР Хөкүмәте башлангычын хупладылар

2007 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Биектау муниципаль районы Советы сессиясендә катнашты, анда Биектау муниципаль районы чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте инициативасы карап тикшерелде.
Депутатлар ТР Министрлар Кабинеты башлангычын хупладылар һәм муниципаль берәмлек чикләре үзгәртелү белән бәйле мәнфәгатьләренә кагылган авыл җирлекләре гражданнарының фикерләрен белү максатыннан 2007 елның 2 декабренә бу мәсьәлә буенча тавыш биреү билгеләделәр.
Кичә шуңа охшаш мәсьәлә Лаеш муниципаль районы сессиясендә, бүген – Питрәч муниципаль районы Советы депутлалары тарафыннан карап тикшерелде, алар шулай ук үз районнары чикләрен үзгәртү турында Хөкүмәт башлангычына уңай җавап бирделәр, иртәгә мәсьәлә шәһәр Думасында каралачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International