ТР Юстиция министрлыгының Эксперт советы утырышы

2007 елның 5 октябре, җомга
 
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды, анда Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты тикшерүенә тәкъдим ителүче берничә заон проекты карап тикшерелде.
Совет әгъзалары түбәндәге закон проектларын карап тикшерделәр һәм хупладылар:
“Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законына өстәмәләр кертү хакында”;
“Татарстан Республикасында баланы карап тору өчен опекунга (попечительгә) акча чаралары түләү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законына өстәмәләр кертү хакында”;
“Гражданнарның кайбер категорияләренә социаль найм шартнамәләре буенча Татарстан Республикасы торак фонды торак урыннарын бирү турында”;
“Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте һәм җир ресурслары белән идарә итү өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2006 елның 28 апрелендәге 33-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын көчен югалткан дип тану хакында”.
“2007-2010 елларда Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны раслау турында” 2007 елның 12 гыйнварындагы 6-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты шуңа охшаш закон проектын ТР Дәүләт Советы комитеты да кертү сәбәпле, карап тикшерүдән алынды.
Эксперт советы утырышына түбәндәгеләр чакырулы иде: ТФ Мәгариф һәм министрлыгының педагогик ярдәм һәм реабилитация бүлеге җитәкчесе. Бычкова; ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хокукый идарә бүлеге җитәкчесе В.И. Лукоянов; милиция полковнигы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ҖКМ җитәкчесе урынбасары  Р.А. Галимбәков; милиция подполковнигы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЦВСНП җитәкчесе Л.В. Фадеева; милиция полковнигы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның УВМЭОИ һәм БББ җитәкчесе урынбасары Л.Ю. Осипова; Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының әйдәүче киңәшчесе Т.У. Хәлимов; Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының юридик бүлеге җитәкчесе М.Г. Лепина; Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының юридик бүлегенең әйдәүче белгече З.Р.Минзянова.
Эксперт советы утырышын ТР юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International