Бөтенроссия конференциясендә җирле үзидарәне үзгәртеп кору дәверендә җирле үзидарә органнарының башкарма хакимият, иҗтимагый оешмалар белән багланышлары мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2007 елның 6 октябре, шимбә
Кичә Казанда Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды, ул җирле үзидарәне үзгәртеп коруның бүгенге дәверендә җирле үзидарә органнары, башкарма хакимиятнең территориаль органнары, иҗтимагый оешмалар багланышларының нәтиҗәле механизмнарын барлыкка китерү мәсьәләләренә багышланды, аны Россия Федерациясенең Төбәкләрне үстерү министрлыгы тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, РФ Төбәкләрне үстерү министрлыгының Федератив мөнәсәбәтләр, дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә департаменты, Сәнәгатьтә икътисад һәм идарә институты оештырдылар. Конференция утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков ачты
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А.Ратникова мөрәҗәгать итте. Ул фикер алышуга чыгарылган теманың аеруча актуаль булуын билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларны пленар утырышта РФ Төбәкләрне үстерү министрлыгы вәкиләре белән бергә иң борчыган мәсьәләләр турында фикер алышырга чакырды. .
Үз чыгышында парламент рәис урынбасары Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсеше бара торган модель турында сөйләде. Дәүләт хакимияте органнарының муниципаль берәмлекләр башлыклары компетенциясенә караган мәсьәләләрне хәл итүдә муниципалитетлар белән багланышларына аерым урын бирелде.
РФ Төбәкләрне үстерү министрлыгының Федератив мөнәсәбәтләр, дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә департаментының ҖҮИ үстерү һәм ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Е.А.Кодина “РФда җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” ФЗны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды, Дәүләт Думасының җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комитеты аппаратының әйдәүче киңәшчесе И.Ф.Фасеев федераль законнар һәм Россия Федерациясе субъектлары законнары үсеше үзенчәлекләрен, җирле үзидарә депутлары һәм сайланулы вазыйфаи затлары статусын, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең хокукый хәлен аңлатты.
ТР юстиция министры М.М.Корманов һәм ТР Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты җитәкчесе урынбасары И.Х. Миңнегулов РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм ҖҮИ органнары тарафыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итүне камилләштерү мәсьәләләренә кагылдылар.
ТР Юстиция министрлыгында ТР норматив хокукый актларының бердәм банкын алып бару практикасы һәм проблемалары турында доклад белән юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров чыгыш ясады.
Пленар утырыш барышында конференциядә катнашучылар ҖҮИ органнарының иҗтимагый берләшмәләр белән багланышлары механизмын хокукый җайга салу, ТР муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Фикер алышуларда Сәнәгатьтә икътисад һәм идарә институты директоры урынбасары В.А.Бахметьев, Марий-Эл Республикасы муниципаль берәмлеге Советы башкарма директоры Н.С.Репина, Марий-Эл Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Эчке сәясәт һәм контроль идарәсе җитәкчесе С.В.Швецов, Йошкар-Ола шәһәре шәһәр округы башлыгы Л.Ф.Ожиганов, Киров өлкәсенең Малмыш муниципаль районы администрациясе башлыгы С.Г.Ежов, Ульяновск өлкәсе муниципаль берәмлеге Советы юрисконсультлары катнашты.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышларын оештыру бүлеге, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты, республиканың барлык министрлыклары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең район һәм шәһәр Советлары башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.
Конференциянең йомгак өлеше җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча диалог рәвешендә үтте. Конференциядә катнашучылар фикер алышулар файдалы булыр һәм әлеге проблемалар даирәсен хәл итүдә тагын да активрак катнашуга стимул булыр дигән теләк белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International