2016 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты һәм анда “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында”, “Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законының 12 һәм 13 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары буенча доклад белән чыгыш ясады. Закон проектлары Комитет тарафыннан хупландылар.
Утырышта шулай ук түбәндәге мәсьәләләр дә каралды:
Югары Ослан һәм Чистай муниципаль районнарында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты карамагындагы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы Татарстан Республикасы законнарының үтәлеше барышы турында;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проектлары эшенең 2017 елга якынча планы проекты турында;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын раслау турында» 2013 ел, 16 октябрь, 764 нче карары белән расланган «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты турында;
“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 27.13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында (административ хокук бозган зат тарафыннан транспорт чарасын күчереп йөртү һәм саклауга чыгымнарны каплауны күздә тотучы нигезләмәләрне юкка чыгару өлешендә)” 1163066-6 номерлы федараль закон проекты турында;
федераль законнар һәм Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару инициативалары проектлары турында.