Җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында квалификация күтәрү курсларында
2007 елның 8 октябре, дүшәмбе
“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законы, “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында”ФЗ һәм “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре һәр өч ел саен квалификация күтәрү курсларында укырга тиешләр. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы законнар таләпләре нигезендә ел саен елга ике тапкыр (яз һәм көз) җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары оештыра.
Бүген Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында квалификация күтәрүнең көзге курсларында Татарстан Республикасының 12 район һәм шәһәреннән Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре укуга кереште.
Курсларны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов һәм ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары белән эшне оештыру-методика бүлеге җитәкчесе Е.К.Мышливец ачып җибәрделәр. Алар җәмәгать судьяларын һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләрен кызыксындырган, урыннардагы эшчәнлек белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Барыннан да бигрәк аларны җәмәгать судьялары участоклары өчен эш урыннары бүлеп бирү, шулай ук эшнең бик күп булуы белән бәйле аппарат хезмәткәрләре санын арттыру кызыксындырды.