Футбол турнирында Казан шәһәре җыелма командасының җиңүе

2007 елның 8 октябре, дүшәмбе
2007 елның 6-7 октябрендә Зеленодольск шәһәрендә футбол ветераннары командалары арасында Виктор Колотов истәлегенә багышланган традицион футбол турниры узды, монда Казан шәһәре җыелма командасы үз капкаларына бер туп та кертмичә 1 нче урынны яулады. Беренчелеккә Марий-Эл җыелма командасы капкасына безнекеләрнең унбер метрлы тибү сериясе чыгарды.
Виктор Колотов – тумышы белән Юдино поселогыннан, СССР җыелма командасы капитаны булган. Футбол ветераннары инде берничә ел рәттән аның хөрмәтенә футбол буенча матч очрашулары оештыралар. Казан шәһәре җыелма командасы составында матчта Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов уйнады.
Турнирда янәшәдәге шәһәрләрдән һәм республикалардан: Чувашия, Марий-Эл, Түбән Новгород, Әлмәт, Казан, Зеленодольсктан 8 команда катнашты.
Турнир нәтиҗәсе буенча Казан шәһәренең футбол ветераннары җыелма командасы һәм барлык катнашучылар Татарстан Республикасы Футбол Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы исеменнән истәлекле дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International