Мөслим районы җәмәгать судьясы аппараты яңа бинага күчә

2007 елның 9 октябре, сишәмбе
ТР Министрлар Кабинеты Президиумының июнь аенда узган Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары тарафыннан суд эшчәнлеген башкару һәм гражданнарны кабул итү өчен муниципаль районнарда шартлар тудыру мәсьәләсе карап тикшерелгән утырышыннан соң, республиканың 7 районында муниципаль район администрацияләре җәмәгать судьяларын урнаштыру өчен биналар бүлеп бирде. 2007 ел дәвамында барлыгы Татарстан Республикасының сигез районында җәмәгать судьялары аппараты яңа урында теркәлделәр. Үз бинасы булган җәмәгать судьялары участокларының соңгысы - Мөслим муниципаль районы җәмәгать судьясы булды.
Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җәмәгать судьялары аппаратына 474 кв.м мәйданлы ике катлы кирпеч бина бүлеп бирде. Бүленгән мәйдан артыграк булу сәбәпле, җәмәгать судьясы участогы белән бергә бинада суд приставлары хезмәтенең район бүлекчәсе урнашачак. ТР Юстиция министрлыгы, Мөслим муниципаль районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы һәм районның башкарма комитеты арасында төзелгән бинадан түләүсез файдалануга бирү турында өчьяклы шартнамәгә кертелгән сорауларны хәл итү өчен узган атнада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов һәм Татарстан Республикасы буенча баш суд приставы урынбасары А.Ф.Билявский Мөслим муниципаль районына чыктылар. Бүгенге көндә шартнамә кул кую өчен әзер. Зур булмаган төзекләндерүдән соң, Мөслим районының җәмәгать судьялары аппараты һәм суд приставлары хезмәте бүлекчәсе өй туе үткәрәчәк.
Массакүләм мәгълүмат чараларында инде берничә тапкыр әйтелгәнчә, ел саен безнең республиканың 300 меңгә якын гражданы үзләренең мөһим мәсьәләләрен җәмәгать юстициясе аша хәл итә. Шуңа күрә җәмәгать судьяларына суд эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен зарур шартлар тудыру берүк вакытта безнең республика гражданнарына үзләренең мөһим мәсьәләләрен суд хакимияте ярдәмендә оператив хәл итә алу мөмкинлеге бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International