Адвокатлар хезмәте өчен түләүдә үзгәрешләр

2007 елның 9 октябре, сишәмбе
2007 елның 28 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтендә 625 номерлы карар чыкты, анда беренчел тикшерү органнары, башлангыч тикшерү органнары яки суд билгеләве буенча җинаять суд эшләрен алып баруда яклаучы сыйфатында катнашкан адвокатның хезмәте өчен түләү катгый суммада, аерым алганда, бер көн катнашу өчен - 275 сумнан ким һәм 1100 сумнан да артык, ә эш көне булмаган бәйрәм көнендә яки ял көне булган көнендә, шулай ук төнлә катнашкан өчен 550 сумнан ким һәм 2200 сумнан да артык була алмый.
2003 елның июленнән гамәлдә йөргән моннан алдагы РФ Хөкүмәте карары адвокатның мондый хезмәте өчен РФ законнарында каралган минималь хезмәт хакы зурлыгының дүрттән береннән ким булмаган һәм минималь хезмәт хакы зурлыгынннан зур булмаган түләү билгеләгән иде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International