Юстиция министры М.М.Корманов парламент тыңлауларында
2007 елның 9 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов парламент тыңлауларында катнашты. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “2008 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты буенча үтте.
Тыңлауларда шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, РФ ФҖның Федерация Советында Татарстан Республикасы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре, суд хакимияте органнары, контроль органнары, профсоюз оешмалары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Башта утырышта катнашучылар закон проектын карап тикшергәндә туган мәсьәләләр белән таныштылар. Закон проектын эшләүдәге кайбер җитешсезлекләр, аерым алганда, закон проектында хәзерге вакытта ТР Дәүләт Советы каравындагы закон проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле чыгымнар, шулай ук коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифлар арткан очракта барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан өстәмә финанс чаралары каралмау һәм башка күрсәтмәләр санап кителде.
Быел республиканың төп социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре һәм 2008 елга макроикътисадый күрсәткечләр фаразлары турында ТР икътисад министры М.Р.Сафиуллин чыгыш ясады.