2016 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Мәскәү шәһәрендә Федерация Советының конституциячел законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты тарафыннан уздырылган “Җәмгыятьтә конфликтлылыкны киметү һәм хокукый культураны үстерүдә медиация процедурасының роле” темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Катнашучылар медиацияне Россиянң юридик практикасына кертүнең төп проблемалары турында фикер алыштылар, бу процедураны конфликтларны хәл итүдә суд формасына альтернатива буларак үстерүнең төп стимулларын карадылар.
Фикер алышулар барышында медиация процедурасын үткәрү һәм хокукый бәхәсләрне хәл итүдә аны гамәли куллануның агымдагы этабында судьялык корпусының һәм адвокатлар бергәлегенең аеруча зур роле билгеләп узылды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча максатлары конфликтларны хәл итүдә суд формасының альтернатив варианты буларак медиация процедурасын тагын да активлаштыру булган күрсәтмәләр кабул ителде.