“Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын урнаштыру турында” ТР Законының федераль законнарга туры килүен яңадан раслау
2007 елның 10 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкиле сыйфатында 2006 елда туктатып торылган “Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын урнаштыру турында” 2006 елның 5 апрелендәге Татарстан Республикасы Законын гамәлдән чыккан дип тану турында “Медиа-плюс” ҖЧҖ гаризасы буенча эш һәм шәхси эшкуар Бокучава Г.Г. гаризасы буенча эш буенча суд процессларында катнашты.
Татарстан Республикасы Югары Суды эшләрне карап тикшерү нәтиҗәсендә Россия Федерациясе Граждан-процессуаль кодексының 248 статьясы нигезендә эш буенча суд эшчәнлеген туктату турында карар кабул ителде, чөнки шул ук предмет турында гариза буенча кабул ителгән законлы көченә кергән суд карары инде бар.
Искә төшерәбез, быелның 29 августында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Россия Федерациясе Югары Судының Граждан эшләре буенча суд коллегиясе утырышында катнашты, анда кассация тәртибендә “Игра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Азарт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Альтаир” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан оештырылган югарыда телгән алынган Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен кире кагу турында эш буенча Татарстан Республикасы Югары Суды карарына шикаять белдерелде
Россия Федерациясе Югары Судының Граждан эшләре буенча суд коллегиясе югарыда телгән алынган гариза бирүчеләрнең кассация шикаятен канәгатьләндерүдән баш тарту һәм Татарстан Республикасы Югары Суды карарын көчендә калдыру турында карар кабул итте.
Шулай итеп, “Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын урнаштыру турында” Татарстан Республикасы Законының федераль законнарга туры килүе тагын бер кат расланды.