ТР Министрлар Кабинетында Хокукый мәсьәләләр буенча координацияләү комитеты утырышы

2007 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды, анда 11 закон проекты карап тикшерелде:
“Татарстан Республикасы Җир кодексына һәм “Татарстан Республикасында торак төзелеше эшен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (кабаттан).
“Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте һәм җир ресурслары белән идарә өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2006 елның 28 апрелендәге 33-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын көчен югалткан дип тану хакында”. Ике проектны да Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры В.П.Васильев тәкъдим итте.
“Патент нигезендә салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”. Эшләүчеләре - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы.
“Баулы муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм аларның статусын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм аларның статусын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон пректларын Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков тәкъдим итте.
“Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен, пенсионерларын һәм аларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итүнең дәүләт гарантияләре турында” Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Т.Р.Динниулов җиткерде.
“Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законына өстәмәләр кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасында баланы карап торган өчен опекунга (попечительгә) акча түләү турында” Татарстан Республикасы Законына өстәмәләр кертү хакында”. Мондый доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д.М.Мостафин чыгыш ясады.
“Гражданнарның кайбер категорияләренә социаль наем шартнамәләре буенча Татарстан Республикасы торак фондының торак урыннарын бирү турында”. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары О.В.Крутиков доклады. Проектны эшләүчеләргә әйтелгән күрсәтмәләрне исәпкә алып, закон проектын эшләп бетерергә киңәш ителде.
“Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законына өстәмәләр кертү хакында” Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Н.В.Губаев тәкъдим итте. Проект, әйтелгән күрсәтмәләрне исәпкә алып, эшләп бетерүгә җибәрелде.
“Татарстан Республикасында хәйриячелек турында” Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Социаль һәм икътисадый тикшеренүләр үзәге директоры А.Н.Кудрявцева сөйләде. Проект гомумән алганда хупланды, күрсәтмәләрне исәпкә алып, кайбер үзгәрешләр кертергә киңәш ителде.
Калган закон проектлары Ведомствоара комитет әгъзаларында яклау тапты һәм аларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәрү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының 2007 елның 25 апрелендә кабул ителгән Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елга Закон проектлары белән эшләү планында каралган федераль законнар проектларын теркәү турында 2007 елның 25 апрелендәге карарының 2.2 пунктының үтәлеше турында хәбәр итте. М.М.Корманов мәгълүматы белешмәгә алынды. 2007 елга РФ Хөкүмәтенең Закон проектлары белән эшләү планында каралган федераль законнар проектларын теркәү өчен җаваплы Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарына закон проектларына Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен чагылдыручы төзәтмәләрне кертү эшен активлаштырырга тәкъдим итү турында карар кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International