Министр урынбасары А.А.Ощепков муниципаль районнар һәм шәһәр округлары советлары аппаратлары җитәкчеләре өчен семинарда

2007 елның 12 октябре, җомга
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе тыңлаучылары - Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары советлары аппаратлары җитәкчеләре өчен семинар булды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков җирле үзидарә турында федераль законнарны үстерү перспективалары мәсьәләсе буенча доклад белән чыгыш ясады.
Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары белән багланышлар буенча эшләр белән җитәкчелек итүче А.А.Ощепков җирле үзидарә турында федераль законнарны һәм Татарстан Республикасы закон чыгару базасын үстерү турында сөйләде. Чыгышында ул гамәли мәсьәләләргә, аерым алганда, ҖҮИ органнарына дәүләт вәкаләтләрен бирүгә, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына территорияләре чикләрен үзгәртүдә һәм башка мәсьәләләрдә ТР Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты тарафыннан күрсәтелә торган хокукый ярдәмгә аерым басым ясады.
Семинар кысаларында “Татарстан Республикасында муниципаль реформаны гамәлгә ашыру проблемалары һәм перспективалары турында” темасы буенча “түгәрәк өстәл” утырышы булды.
Семинар эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, ТР прокуроры К.Ф.Әмиров, ТР Дәүләт Советы секретаре В.Н.Липужина, ТР Дәүләт Советы комитетлары рәисләре А.С.Федоров, И.М.Сафиуллин, М.Г.Галиев, Ч.У.Мәхмүтов, республика министрлыклары, ведомстволары һәм федераль органнары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International