Дәүләт Советында Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуның нәтиҗәлелеген ачыклау буенча эшче төркемнәрнең утырышы булды

2007 елның 12 октябре, җомга
Кичә ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуның нәтиҗәлелеген ачыклау буенча Законлылык, регламент һәм дәүләт этикасы комитетының эшче төркемнәре утырышы булды, аның эшендә ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов һәм юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков катнаштылар.
Инде әйтелгәнчә, ТР Дәүләт Советы карары нигезендә Татарстан Республикасы законнарының гамәлдә булуының нәтиҗәлелеген билгеләү өчен Законлылык, регламент һәм дәүләт этикасы комитетының эшче төркемнәре төзелде һәм аларның составы расланды. Югарыда әйтелгән карар нигезендә юстиция министры һәм аның урынбасарлары эшче төркем составына кертелделәр.
Законнарның гамәлдә булуының нәтиҗәлелеген анализлау һәм бәяләүне гамәлгә ашыру өчен комитет тәкъдимнәр эшләде, аларда законнарны өйрәнү буенча кайбер параметрлар бар, һәр эшче төркемгә гамәлдә булуларының нәтиҗәлелеге предметына анализланырга тиеш билгеле бер законнар исемлеге беркетелгән.
Эшче төркемнәр үз эшләрен өченче чакырылыш депутатлары вәкаләтләре тәмамланганга кадәр дәвам итәчәк.
Оештыру чаралары турында фикер алышу барышында министр урынбасары А.А.Ощепков Административ бозулар турында ТР кодексы гамәлдә булуның нәтиҗәлелеген өйрәнү максатыннан административ хокук бозулар буенча җәза бирүче органнардан статистик мәгълүматларның таләп итү белән бәйле уңышлы тәкъдим кертте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International