Петрозаводск дәүләт университетында россия федерализмы проблемалары буенча Халыкара конференция

2007 елның 13 октябре, шимбә
2007 елның 8-10 октябрендә Петрозаводскта Россия федерализмы проблемалары (төбәк карашы) буенча Халыкара фәнни-гамәли конференция булды, аны РФ Федераль мәгариф агентлыгы һәм Петрозаводск дәүләт университетының юридик факультеты оештырган иде, анда ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Конференциягә россия һәм чит ил галимнәре, фәнни хезмәткәрләре һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Архангельск, Ростов-на-Донудан, Карелиядән, шулай ук чит илләрдән: АКШ, Колумбия, Палестинадан федерализм мәсьәләләре белән шөгыльләнүче дәүләт хакимияте органнары вәкилләре чакырылган иде.
С.Н.Столяров “Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарының Россия Федерациясе Президенты белән багланышлары” темасына доклад белән чыгыш ясады, шулай ук ул ТР юстиция министрының РФ Дәүләт Думасында субъектларның дәүләт хакимияте органнарының закон чыгару эшчәнлеге анализланган “Федераль закон төзү барышында субъектларның дәүләт хакимияте һәм РФ Хөкүмәте органнары багланышлары” мәкаләсен тәкъдим итте.
Конференция эше бик тыгыз көн тәртибе буенча барды. Катнашучыларның бер өлеше фәнни докладлары белән чыгыш ясый алмады, әмма алар тапшырган материаллар конференция нәтиҗәләре буенча җыентыкны әзерләгәндә кулланылачак. Әлеге форумда катнашучыларның төп бурычы федератив мөнәсәбәтләрнең иң мөһим проблемаларын билгеләү һәм РФда төбәкләрнең сәяси, икътисадый һәм хокукый факторларын исәпкә алучы сизгеррәк федератив модельләр булдыру өчен аларның законнарда хәл ителешен эзләү иде.
Конференция Карелия Республикасы дәүләт хакимияте вәкилләре катнашында узган “түгәрәк өстәл” белән тәмамланды, анда фән һәм тәҗрибә багланышлары проблемалары турында фикер алышынды, Россия Федерациясендә закон чыгару хакимияте өчен федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча төгәл тәкъдимнәр эшләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International