Дәүләт Думасы депутатлары сайлауларына каршыга

2007 елның 15 октябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ТР ҮСК) утырышында катнашты.
ТР ҮСК утырышында Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының бишенче чакырылыш депутатларына сайлауларга әзерләнүне һәм үткәрүне финанслауны оештыру, аерым алганда, сайлау участокларының бер төрле номерлануын кертү, сайлаулар вакытында ТР ҮСК каршындагы Контроль-ривизия хезмәтенең календарь эш планы мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын оештыру һәм әзерләү өчен җитди әһәмияткә ия башка мәсьәләләр турында фикер алышынды.
ТР ҮСК тарафыннан карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар (барлыгы 8 карар) кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International