Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров соцтөзелеш өлкәсендә законнар эшләвенең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эшче төркем утырышында

2007 елның 16 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасында законнарны федеральләргә туры китерү һәм республика законнары эшләвенең нәтиҗәлелеген ачыклау эше дәвам итә. Бу юнәлештә эшләү өчен ТР Дәүләт Советы карары белән эшче төркемнәр төзелгән һәм аларның составы расланган.
Узган атнада Татарстан Республикасы законнары эшләвенең нәтиҗәлелеген ачыклау буенча Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты эшче төркеменең оештыру утырышы булган иде, ә кичә исә социаль законнар өлкәсендә ТР законнары эшләвенең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча Дәүләт Советы эшче төркеме утырышы булды, анда эшче төркем әгъзасы буларак ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Утырышта катнашучылар социаль законнар өлкәсендә анализланачак законнар исемлеге турында фикер алыштылар һәм аларның эшләүләренең нәтиҗәлелеген камилләштерү буенча тәкъдимнәрне карадылар. Аерым алганда, үзгәрешләр кертү зарур түгел дип табылган законнар төркеме билгеләнде, калганнарын исә өйрәнергә кирәк һәм өстәмә эшкәртергә кирәк дип табылды, өченче төркем буенча тармак министрлыкларының тәкъдимнәрен хупларга дигән карарга килделәр.
Республика законнары эшләвенең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча Дәүләт Советы комиссиясе 2007 елның сентябрь-декабрь айларына эш планын әлегә расламаса да, эшче төркемнәр өченче чакырылыш депутатларның вәкаләтләре вакыты чыкканчыга кадәр эшләүләрен дәвам итәчәк.
Эшче төркем утырышында Дәүләт Советы депутатлары, профиль министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Утырышны ТР ДСның Социаль сәясәт комитеты рәисе Ч.У.Мәхмүтов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International